- тамыр
- I. 1. Үсемлекнең җиргә кереп берегеп, җирдән су һәм минераль матдәләр суыра торган өлеше. Шуңа охшап урнашкан минераль токымнар 2. Кеше һәм хайван тәнендә кан йөри торган каналлар 3. Сеңер. күч. Кабельдәге чыбык тур. 4. күч. Берәр иҗтимагый күренешнең, вакыйганың тирәнтен сәбәпләре, эчке бәйләнешләре 5. күч. Ата-бабаның нәсел-ыруы, чыгыш җирлеге, кабилә, зат 6. Генеалогик нигез, семьялык 7. лингв. Сүзнең кушымчалардан башка төп өлеше. Сүзнең этимологик нигезе, чыгышы 8. мат. Билгеле бер дәрәҗәдәге кыйммәте күрсәтелгән, үзен исә исәпләп табарга кирәк булган сан 9. мат. Тигезләмәне чишкәч табылырга тиеш булган сан 10. күч. Кеше характерының билгеле бер вакытка кадәр беленми-сизелми торган потенциаль сыйфаты тур. 11. ТАМЫРЫННАН, ТАМЫРДАН – Бөтенләйгә, нигездән, төптән үк башлап. ТАМЫР АЛУ – Тамыр (8) санны исәпләп чыгару. ТАМЫР БЕТЕ – Тамырларны зарарлый торган вак бөҗәк; рус. Корневая тля. ТАМЫР ЧИРЕ – Кан туберкулезы. II. ТАМЫР – Казакъларда: ирекле сөйгән (ярәшүгә карамаган) яр 2. Бик якын таныш, дус бала – бавыр, дус – тамыр
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.